Зәй музыка мәктәбендә Муса Җәлилгә багышланган кичә узды

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Бүген Зәй музыка мәктәбендә каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көнгә багышлап тирән эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Шагыйрь иҗатыннан һәм аңа багышлап язылган әсәрләрдән төзелгән бай программаны татар гимназиясе әзерләгән иде. Кичәдә шәһәр мәктәпләреннән һәм авыллардан килгән укучылар аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды, тамашалар аша сәхнәләштерде, Мусаны данлап җырлады. Кичә дәвамында алып баручылар бөек шагыйрь, аның батырлыгы турында тамашачы-укучыларга киңкырлы мәгълүмат җиткерде. Энҗе Әгъләмова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International