Зур көрәш тәмамланды: Зәй командасы беренче урында!

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Әле ике көн элек кенә Җәлил истәлегенә узучы турнир белән янып йөргән идек. Финал ярышлары аңа нокта да куйды. Шул рәвешле өч Зәй көрәшчесе Ринат Шәйхетдинов, Радик Сәлахов, Сергей Павликлар турнир чемпионы булып калды, Зәй командасы исә җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны Теләче белән Балтач командалары бүлеште. Турнир турында тулы язманы газетабызның алдагы санында укырсыз. Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International