Зәйдә әфганчылар, балалар, шәһәр халкы мәңгелек ут каршына килде

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Быел Әфганстанда булган сугышчан хәрәкәттән совет гаскәрләре чыгарылуга 27 ел тулды. Шул уңайдан бүген - 15 февральдә, Зәйнең Җиңү паркындагы “Азатлык китерүче солдат” һәйкәле каршында интернациональ бурычын үтәгәндә башларын салган зәйлеләрне искә алу оештырылды. Анда әфганчылар, хәрби комиссариат җитәкчелеге, шәһәрнең барлык мәктәпләреннән укучылар, “Зәңгәр чәчәк” балалар бакчасында тәрбиләнүчеләр катнашты. - Әфганстан җирләрендә хәрби бурычларын үтәгән зәйлеләребез алар батыр егетләр. Бүген дә алар яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Безнең укучыларыбыз белән үткәрелгән “Батырлык дәресләрендә дә, балалар белән очрашуларда да сез теләп катнашасыз, яшь буынга тыныч, сугышларсыз яшәүнең, Ватанны яратуның мөһимлеген аңлатырга ярдәм итәсез, район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт сезгә, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирина Бертман, тантана барышында чыгыш ясап. Мәгълүм булганча, 1989 елның 15 февралендә илнең соңгы солдатлары Әфганстаннан чыгарылды. Әфган җирендә хәрби хезмәтне 550 мең совет солдаты һәм офицеры үтте. Шуларның 72се Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Ун меңләбе саулыкларын югалтып, инвалид калды. Безнең районнан әлеге сугышта 7 егетнең гомере өзелде. Алар - Владимир Кухарев, Петр Осипов, Марат Кәбиров, Николай Филиппов, Камил Хәбибуллин, Илгизәр Гыймазов, Марат Фәйзуллин. Шәһәрдә әлеге егетләр яшәгән йортларга мемориаль истәлек такталары беркетелгән, аларның каберләре даими карап торыла. Районда бүгенге көндә әфган сугышында катнашкан, аның кыенлыкларын үз җилкәсендә татыган 150ләп зәйле исәпләнә. Бүген иң актив әфганчыларны “Сугышчан бердәмлек” клубы берләштерә. Аның җитәкчесе - Сергей Хватков. Клуб эшчәнлеге кысаларында егетләр үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып фикерләшә, аларны чишү юлларын эзли, әфган җирендә һәлак булганнарны искә алу чаралары оештыра, аларның каберләрен карап тота, эшмәкәрләр ярдәме белән кабер ташларын яңарта. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә дә әфганчыларның роле зур. Алар мәктәпләрдә үткәрелүче “Батырлык дәресләре”ндә, яшьләр белән оештырылган патриотик чараларда катнашып, башларыннан кичкәннәрне сөйләп, нинди генә мизгелләрдә дә туган җирдән дә кадерле урын булмавын, аны саклау өчен ир-егетнең бөтен барлыгын бирүе мөһим булуын ассызыклыйлар. Бүген дә балалар белән бергәләшеп алар Әфгансатанда гомерләре өзелгән егетләребез истәлегенә куелган мемориаль такталарга чәчәкләр куйдылар. Ә яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән патриотик рухтагы концерт “Космос” яшьләр үзәгендә тәкъдим ителде. Энҗе Әгъләмова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International