12 февраль көнне Алмәт шәһәренең “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда “Ел хатын кызы. Ел ир-егете: хатын кыз карашы” република бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Анда Зәйдән 3 номинациядә катнаштылар: “Минем эшем-минем язмышым” – Татьяна Давыдова, «Хатын-кыз – ана» - Лукъяновлар гаиләсе, “Өченче яшьтәге гериня” – Румия Зәбирова катнаштылар. Алар барысы да ГРЭСтан. Татьяна Давыдова үз номинациясендә җиңүче булды һәм 4 мартта Казанда үтәчәк йомгаклау бәйгесендә катнашачак.