15 февраль көнне шәһәр мәдәният йорты 5 мәктәп укытучылары белән “Безнең горурланырга урыныбыз, сакларга җиребез бар” – дигән патриотик очрашу үткәрде. Батырлык дәресе совет гаскәрләренең Афган җиреннән чыгарылуга 27 ел үткән көнгә багышланган иде. Афган җирендә үткән еллар турында, андагы дуслык, батырлыклар турында афган сугышында катнашкан егетләр – С.Д. Галяминский һәм Р.Г. Зарипов сөйләделәр. Шундый очрашулар Мирный бистәсендә традициягә әйләнеп бара, чөнки алар яшьләргә патриотик тәрбия бирә, үткән тарихыбызга хөрмәт тәрбияли.