Район хуҗалыклары остаханәләрендә авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү зур күләмдә алып барыла. Бүгенгесе көнгә 151 трактордан 45 проценты ремонтланган. Март азагына язгы чәчүдә катнашырга тиешле техника әзерлек сызыгына куелырга тиеш.
Ольга Скребкова җитәкчелегендәге 4 мәктәпнең “Мәктәп еллары” бию коллективы республика бәйгесендә катнашып призлы урыннарга лаек булды. Инде 5 ел рәттән әлеге бәйге Чаллы шәһәрендә үтә һәм инде ул бию сәньгате белән шогельәнүчеләр арасында бик танылган бәйгегә әйләнгән.
Туган якны өйрәнү музеенда әфган сугышында катнашкан сугыш ветераннары белән очрашу үтте. Анда Хасметдинов Наиль Сабирҗанович, Шалапаев Николай Алексеевич, Таулы Карабахта тынычлык өчен бәрелешләрдә катнашкан Еремин Александр Иванович, Виноградов Виктор Владимирович һәм чик сакчысы ветераны Максеев Анатолий Михайлович катнашты.
Бүген, район башкарма комитеты җитәкчесе Ильнар Хафизов рәислегендә юл йөрү куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Анда район территориясенә кергән юлларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, шәһәр территориясендәге машиналар кую һәм туктау кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итү,
Зәй политехник колледжында 81 студентка тантаналы төстә һөнәри белгечлек алулары турында дипломнар тапшырылды. Шуларның 19ы - тракторист-машинист, 16сы - авыл хуҗалыгы өлкәсе җитештерү остасы, 24е - эретеп ябыштыручы, 22се - пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерүчеләр.
16 февраль көнне шәһәр мәдәният йортында “Без тормышны сайлыйбыз” дигән акция үтте. Әлеге чара наркотикларга каршы эш планы кыссаларында алып барыла. Яшьләргә наркоманиягә, тәмәке тартучыларга, алкоголизмга каршы профилактика ярдәменнән видеороликлар күрсәтелде.
Зәйнең 6нчы мәктәбендә “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының республика этабы төбәк туры бара. Анда Сарман, Мөслим, Чирмешән, Актаныш, Түбән Кама, Зәй районнарыннан муниципаль турларда җиңү яулаган иң көчле 18 педагог һөнәри осталыкларын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләреннән торган мәртәбәле жюри каршында дәлилли.
Әлмәттә “Ел хатын-кызы”, “Хатын-кыз карашы белән: Ел ир-аты” республика бәйгесенең төбәк туры үтте. Анда Зәйдән “Форпост” оешмасы җитәкчесе Алексей Алексеев “Ир-ат - мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә җиңү яулап, бәйге финалына сайлап алынды.
Зәй районы Чыбыклы товарлыклы-сөтчелек комплексында барлыгы 1606 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 775е - савым сыер. Узган ел биредә бер сыердан 5177 литр сөт савылган. Агымдагы елда сөт җитештерү арта төшкән, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, тәүлегенә 150 литр күбрәк сөт савыла.
Түбән Камада яшүсмерләр, ир-атлар, хатын-кызлар арасында киокусинкай буенча Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты узды. Анда Зәй данын “Зәй” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. Ярыш нәтижәләр буенча Дмитрий Лаврентьев, Вадим Зеленин, Рамил Ишмөхәммәтоветов, Егор Кузнецов җиңүче булды. Марат Шәрипов белән Максим Столяров бронза медальгә лаек булды