Зәйдә табипларның йомгаклау утырышы булды. Анда 2015 елга эшләгән эшләргә йогак ясалды һәм районда булган демографик шартларны, зәйдә иң таралган авыруларны, кадрлар әзерләү проблемасын хәл итү һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.
18 февральдә шәһәр мәдәният йортында 5 мәктәп укучылары өчен “Сәләмәтлек формуласы” сәләмәтләндерү дәресе үтте. Балалар гимнастика, спорт аэробикасы һәм фитнесның нидән гыйбәрәт икәненә өйрәнделәр. Хореография коллективы җитәкчесе Анастасия Трофимова классик станокта күнегүләр ясау сәнъгатен күрсәтте
Бүген, “Энергия” стадионы базасында Зәй әби һәм бабайлар арсында шахмат-шашка буенча республика турнирының сайлап алу туры үтте. Җиңүчеләр: Евгений Демидов һәм Римма Үтәганова Бөгелмә шәһәрендә үтәчәк зона ярышларында катнашачак.
Зәйдә милләтара, конфессияара дуслык – районыбыз казанышы. Район Советының чираттагы утырышы алдыннан “Энергетик” Мәдәният сараеның икенче катында керәшен, рус, чуаш, татар тирмәләреннән зур күргәзмә оештырылды. Аларда әлеге халыкларның көнкүреше, киемнәре, эш кораллары, ризыклары урын алган иде.
Сөббух Рафиков исемендәге үзәк китапханәдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Бар ул андый һөнәр-Ватанны саклау” –дигән темага бәйге үтте. Чарага 7 мәктәпнең 8 сыйныф укучыоары чакырылган иде. Бер аз тарихка кереп алганнан соң алып баручылар шигри юлларга күчтеләр.
“Шатлык” сәләмәтләндерү һәм терләкләндерү үзәге хезмәткәрләре яңа төр дәвалану алымы таптылар. Ул мандала терапия дип атала. Анда төрле төсләрдәге вак кисәкчәләрдән рәсем ясау керә. Әлеге терапия әлбәттә кешене тынычландыра, уйларга мәҗбүр итә, матурлыкка соклану, үз кулың белән шуны уйлап чыгару кешегә ышаныч өсти.
Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бүген әтәч тавышлары, сарык-кәҗә, ишәк авазларын ишеткән зәйлеләр шәһәр үзәгенә агылды. Район Советы сессиясе алдыннан оештырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе иде ул.
2016 нче елның 17 февралендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 3 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар.
Зәй данын республика һәм россия ярышларында күтәргән Гемоглобин, Иск, Тайник кушаматлы атлар заманы әле тарихка кереп өлгермәгән. Шулай да соңгы вакытта ат спорты башка төрләрдән калыша. Хәттә сабан-туена катнашу өчен атларны төрле төбәкләрдән җыярга туры килә. Югыйсә бездә танылган тренерлар, ат караучылар, жокейлар бар.
Үзәк китапханәнең татар бүлегендә герой –шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, “Өзелгән җыр эзеннән” дип аталган әдәби белешмә сәгате үтте.