Зәй данын республика һәм россия ярышларында күтәргән Гемоглобин, Иск, Тайник кушаматлы атлар заманы әле тарихка кереп өлгермәгән. Шулай да соңгы вакытта ат спорты башка төрләрдән калыша. Хәттә сабан-туена катнашу өчен атларны төрле төбәкләрдән җыярга туры килә. Югыйсә бездә танылган тренерлар, ат караучылар, жокейлар бар. Шуларның берсе фермер хуҗалыгында 67 ат асраучы Хайдәр Мардамшин. Фермер хуҗалыгы ат карау белән генә шогельләнми, хәттә ат туризмын да үз итте. Аның белән аның улы Зөлфәт шогельләнә. Хайдар Шамилевич ат асрау белән 20 елдан артык шогельләнә, шуның 11 елын спорт атлары асрауга бирә.