Халыклар дуслыгы – иң зур байлык

2016 елның 19 феврале, җомга

Зәйдә милләтара, конфессияара дуслык – районыбыз казанышы. Район Советының чираттагы утырышы алдыннан “Энергетик” Мәдәният сараеның икенче катында керәшен, рус, чуаш, татар тирмәләреннән зур күргәзмә оештырылды. Аларда әлеге халыкларның көнкүреше, киемнәре, эш кораллары, ризыклары урын алган иде. Тирмәләрдә “Баграж буйлары” керәшен, “Палан” чуваш, “Русская душа” рус, “Энҗекәй”, “Бигешкәем”, “Әллүки”, “Наз” һ.б. татар фольклор коллективлары чыгыш ясады. Кунакларны халыклар дуслыгы сокландырды. Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International