ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

19 февральдә “Энергия” стадионына урнашкан шашка-шахмат клубы базасында пенсионерлар арасында турнир үтте. Ярышлар бик кызу темп белән барды. Хатын кызлар арасында шашка буенча 1 урынны Мухина Надежда Ивановна, ә ирләр арасында – Хузин Марсель Салихович булдылар. Шахмат буенча 1 урын хатын-кызлар арасында Демидов Евгений Александрович булды, ә хатын-кызлар арасынад 1 урынны Утәгәнова Римма Андреевна алды.

Зәй районыны Советының 2015 елны йомгаклау утрышы сәнәгать, авыл хуҗалыгы үсеше һәм социаль-мәдәни объктларның эшенә багышланган күргәзмәдән башланып китте. Әлеге зур күләмле күргәзмәдә умартачылык һөнәренә багышланганы бик тә кызыклы тоелды, чөнки анда инде Татарстанда танылып өлгергән учартачылар үзләренең продукциясен презентацияләде.

“Ялта-Зәй” чаңгы үзәгендә якташыбыз, Олимпия чемпионы Федор Симашов призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары тәмамланды. Әлеге ярышта Татарстан егетләре һәм кызлары эстафета һәм шәхси беренчелектә уңышлы чыгыш ясап җиңүче булдылар.

Районның Кузайкино хуҗалыгы Әлмәт һәм Зәй районнары биләмәсенә керә. Зәй районындагы җирләр Гулькино авылы җирлеге территориясенә керә. Барлыгы авыл хуҗалыгы җирләре 22737 гектар тәшкил итә. Шуларның 17879 гектары (79%) басу җирләре, 3000 гектарда (13,2%) көтүлек җирләре, 1102 гектарда(4,8%) башка җирләр, 756 гектар (3,3%) җир урман биләмәсен эшкәрткән җирләр (16%) .

22 февраль көнне “Космос” яшьләр үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә һәм Татарстан энегетикларыны 85 еллыгына багышланган тарихи –мавыктыргыч чара үтте. Чараны сугыш һәм хезмәт ветераны, мактаулы энергетик Леонид Мачтаков ачты.


20
февраль, 2016 ел
шимбә

Бүген, хакимиятнең кече залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә район иктисад Советының чираттагы утырышы булды. Утырышта 2015 елда “Союз-агро” ширкәтенең Кузайкино бүлеге эшчәнлеге һәм 2016 елга планнары тикшерелде.

Хөрмәтле зәйлеләр, Россия армиясе һәм флоты хәрбиләре, запастагы рядовойлар һәм офицерлар, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.

Зәй үзәк китапханәсендә безең чордагы геройларны атадылар. Анда “Безенең чор геройлары. Кемнәр алар?” дигән чара үтте. Кичәгә 4 мәктәпнең 9 сыйныф укучылары чакырылган иде. Герой – кем ул?, Нәрсә ул батырлык?, Кеше нинди очракта батырлык эшли?. Балалар шундый сорауларга җавап эзләделәр.

Зәй районыныда спорт һәм сәләмәт яшәү елы белән бергә яман шеш авыруларына каршы көрәш елы да игълан ителде. Бу мәлдән район үзәк хастаханә җитәкчесе Рим Әмиров белән мәктәп балалары очрашуы үтте.

19 февраль көнне туган якны өйрәнү музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 яшьлегенә багышланган чара үтте. Балаларга татарстанлылыарның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы, җиңү өчен тырышкан тыл батырлдары турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International