Сөббух Рафиков исемендәге үзәк китапханәдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Бар ул андый һөнәр-Ватанны саклау” –дигән темага бәйге үтте. Чарага 7 мәктәпнең 8 сыйныф укучыоары чакырылган иде. Бер аз тарихка кереп алганнан соң алып баручылар шигри юлларга күчтеләр. Ватанны саклаучылар турында видео күренеш тәкъдим ителде. Кичә азагында Ватанны саклаучыларга хәрмәт йөзеннән аларга рәхмәт сүзләре яңгырады. “Ватанны саклау һәркемнең изге бурычы” икәнлеге искә алынды.