Бүген, “Энергия” стадионы базасында Зәй әби һәм бабайлар арсында шахмат-шашка буенча республика турнирының сайлап алу туры үтте. Җиңүчеләр: Евгений Демидов һәм Римма Үтәганова Бөгелмә шәһәрендә үтәчәк зона ярышларында катнашачак. Евгенийның шахмат турнырында беренче генә катнашуы түгел. Ул шахмат белән 50 ел дустанә яши. Ул шахмат уенына үзлектән өйрәнгән. Ул 1 разрядлы шахматчы. Шуңа да аның башкалар алдында азрак масаюы аңлашыла. Турнир 3 турда үтә. Бүгенгесе барлык районнарда үтә, аннан зона һәм финал ярышлары. Әлеге ярышларда 60 яшь тулган ирләр һәм 55 яше тулган хатын-кызлар катнаша ала. Ярышлар өлкәннәр арасында шахмат-шашка уеннарын популярлаштыру һәм әлеге ярышларны яшәү рәвешенә кертү һәм ярышларда катнашып җиңү шатлыкларын тату.