Мәктәп балалары өчен әдәби кичә үтте

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Үзәк китапханәнең татар бүлегендә герой –шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, “Өзелгән җыр эзеннән” дип аталган әдәби белешмә сәгате үтте. Кичәгә 7 мәктәпнең 5-6 класс укучылары чакырылган иде. Китапханә хезмәткәрләре балаларны язучы Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты белән таныштырып үттеләр. “Моабит дәфтәрләре” фильмыннан һәм ”Атынчәч”операсыннан өзекләр күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International