Сессия алдыннан әтәчләр кычкырды

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бүген әтәч тавышлары, сарык-кәҗә, ишәк авазларын ишеткән зәйлеләр шәһәр үзәгенә агылды. Район Советы сессиясе алдыннан оештырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе иде ул. Мәйданның бер ягында - агрофирмалар бүлекчәләре басу-кырларын иңләүче куәтле техникалар, үзебездә эшләнгән тракторлар, каршы якта исә Югары Мәлем авылы эшмәкәре Корбан Морзаговның токымлы сарыклары, Түбән Лоҗыдан Фәрит Хәйретдиновның кәҗәләре, Югары Пәнәчедән Хәйдәр Мәрдамшинның токымлы атлары, понилары, ишәкләре, Кадердән бертуган Юдиннарның токымлы тавык-әтәчләре махсус араннарда урын алган иде. Сәвәләй мәктәбе халык умартачылыгы, Куш-Елга умартачысы Илдар Гыйльфановның бал һәм бал продуктлары да игътибарны җәлеп итте. Мәдәният йортының икенче катында исә Зәй предприятиеләре, эшмәкәрләре җитештергән продукцияләрдән зур күргәзмә эшләде. Кунакларда әлеге күргәзмәләр зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International