15 мартта “Урман дөньясы” музеенда балалар өчен интеллектуаль викторина үткәрелде. Үзәк җитәкчесе Мария Гарәпшина музей экспонатларына экскурсия үткәрде. Балаларга урман хуҗалыгының барлыкка килүе турынгда сөйләде һәм аларга хәзерге вакытта хуҗалыкның эшен нидән гыйбәрәт икәнен аңлатты.
Ел саен март ае ахырында кыргый табигать Бөтендөнья фонды теләктәшлеге белән төрле дәүләт халыклары дуслыгын чагылдырган, энергия ресурларын саклау һәм экология ситуациясен яхшырты максатында “ Җир сәгате” халыкара акциясе үтә.
Зәй районы опека һәм попечительлек бүлеге исәбендә агымдагы елның 1 мартына 126 бала тора. Шулардан 49ы - нарасыйларына тиешле тәрбия бирә алмаган өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең балалары. Димәк, 50 проценты - ата-аналары исән була торып ятим исемен күтәрүчеләр.
Белгәнебезчә шәһәр һәм районыбызда “Спорт – тормыш рәвеше” – дигән тема астында фестиваль игълан ителгән иде. Үткән атнада ул Иске Зәй район мәдәният йортында анда урнашкан предприятие, оешмалар катнашында үтте.
15 мартта Казан шәһәрендә территориаль сайлау комиссияләренең киңәйтелгән утырышы үтте. Анда сүз сентябрь аенда үтәчәк Россия Федераль җыелышы Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында барды. Зәйдән киңәшмәдә район Советы аппарат җитәкчесе Наталия Шакирова җитәкчелегендәге делегация катнашты.
14-25 мартта “Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!” Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе кысаларында Зәйдә дә махсус чаралар үткәрелә.
Ел башыннан Зәй районы терлекчеләре эре мөгезле терлек санын 419 башка арттырдылар, шуның 27 се сыерлар. 2 ай эчендә сөт савып алу 3708 тоннага артты, бу былтыргы күрсәткечкә караганда 333 тоннага артык дигән сүз, үсеш 10 процент тәшкил итә.
12 мартта Баулы шәһәрендә Н.С. Усманов истәлегенә көрәш буенча республика ачык турниры үтте. Анда безнекеләрдән Павлик Сергей 1 урынны алды, Хамидуллин Руслан -3нче, Салахов Радик 4 урында. Зәйлеләр командалар арасында 1 нче урынга чыктылар.
Май чабу бәйрәме иске Зәйлеләрне 13 март көнне район мәдәният йортына чакырды. Анда күңелле җыр, музыка, күңел ачу чаралары, чәй өстәле артында коймактан, тәм-томнан авыз итү дисеңме бар да бар иде.
Хәзерге вакытта җәмгыятьнең үсеше рухи һәм әхлаки байлыкларга таянып эшләгәндә генә алга китеш сизелә. 11 март көнне район башлыгы Разиф Кәримов Әлмәт һәм Бөгелмә Епископы Мефодий белән очрашып әнә шундый дөньяви темалар турында сөйләштеләр. Владыка район башлыгына 2015 елда булып үткән дини чаралар турында хәбәр итте.