Белгәнебезчә шәһәр һәм районыбызда “Спорт – тормыш рәвеше” – дигән тема астында фестиваль игълан ителгән иде. Үткән атнада ул Иске Зәй район мәдәният йортында анда урнашкан предприятие, оешмалар катнашында үтте. Чарада 1 мәктәп, “Каенкай” балалар бакчасы, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Нива” хуҗалыгы, “Теплосервис” ширкәте катнашты. Залда басып торыр урын да калмаган иде. Фетивальнең төп өлеше танылган спортсменнар, талантлы Иске Зәй халкы булды, Алар үзләренең данлыклы эшләре белән төбәгебезне республика һәм Россия күләмендә таныткан шәхесләр. Аларны хөрмәт белән сәхнәгә чакырып чәчкәләр бүләк иттеләр. Тантаналы күренеш белән бер рәттән талантлы балалар һәм зурлар чыгышы концерның бизәге булдылар. Алар эштән соң концертка әзерләнеп үзләренең хәленнән килгәнчә сәхнә осталыгына да өйрәнгәннәр. Хәтта чыгышлары талантлы артистлардан бердә ким түгел икәненә халыкны инандырдылар.