Ел башыннан Зәй районы терлекчеләре эре мөгезле терлек санын 419 башка арттырдылар, шуның 27 се сыерлар. 2 ай эчендә сөт савып алу 3708 тоннага артты, бу былтыргы күрсәткечкә караганда 333 тоннага артык дигән сүз, үсеш 10 процент тәшкил итә. Уртача савым 1 сыерга 34 процентка арткан. 2 айга 833 бозау алынган, 410 тонна эре мөгезле терлек үстерелгән, бу күрсәткеч 8 процентка арткан дигән сүз. Бүген район товарлыклы сөтчелек фермаларында 66,5 тонна сөт җитештерелә, бер сыерга 15 кг. сөт савып алына. Иң күп сөт савучылар арасында “Нива” хуҗалыгы беренче урында, алар бер сыердан тәүлегенә 20,3 кг. сөт җитештерәләр, Бура Киртә сөтчелек комплексында әлеге күрсәткеч 19,2 кг. тәшкил итә, Тюгеевкада – 17,6 кг. районыбыз хуҗалыклары көн саен 63 тонна сөт сата.