12 мартта мәдәният йорты каршындагы мәйданда, традиция буенча, театральләштерелгән тамаша, уен программасы \" Без Язны көтәбез, барысы да Кыш озатуга!\" узды. Кунаклар алдында күңелле тамаша белән әкият геройлары көч сынашты.
13 марттан Зәйдә архитектуры өлкәсендә “Язгы марш” башланды. Татарстан Президенты булышчысы Наталья Фишман башлангычы белән әлеге чара архитектура өлкәсендә булган күпкырлы үзгәрешләрне үзенә ала.
Ике ай эчендәге бала туу үлемгә караганда артты. Үткән атнада 11 зәйле дөньяга килде, ә 9 кеше китте.
11 мартта шәһәр мәдәният йортында рәсәйдә кино елы уңаеннан кинорежиссер Александр Роуның 110 еллыгына багышланган “Рәсәй әкият киносы короле” дигән интеллектуаль сәгать үтте.
Туган якны өйрәнү музеенда май чабу бәйрәме борынгы традицияләргә бәйләнеп алып барылды. Иң беренчеләрдән булып кызлар иңенә шәл-яулыклар салдылар. Егетләр әтәчләрчә үз көчләрен күрсәтергә ашыктылар.
Зәй агрофирмалары остаханәләрендә тракторлар 85 процентта ремонтланган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең техник күзәтү бүлеге хәбәр итүенчә, агымдагы елның 21 мартыннан график нигезендә тракторлар һәм тагылма агрегатларны техник карау башлана.
Бүген Зәйдә законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими депутат комиссиясе утырышында авыл җирлекләре үзидарәсе органнарының нәтиҗәле эшчәнлеге, муниципаль хаҗәтләр өчен товар, хезмәтләр сатып алу өлкәсендәге үзгәрешләр, муниципаль хезмәтләргә кертелүче үзгәрешләр һәм закон таләпләренә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча сөйләшү булды.
10 март көнне “Ышаныч” клубына йөрүчеләр туган як тарихы турында өченче буын университеты программасы буенча туган як тарихын өйрәнү буенча дәрескә җыелдылар. Әлеге башлангычны Россия пенсионерлар союзының Зәй бүлеге җитәкчесе Мария Боровинских оештырды.
10 мартта район башкарма комитеты каршында эшләп килүче Зәй районында яшәүче халыкларның телләрен саклап калу һәм үстерү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә ел дәвамында муниципаль хезмәткәрләрнең спартакиадасы уза. 12 мартта спартакиада кысаларында чаңгы ярышлары “Ялта-Зәй” чаңгы спорты үзәгендә үтә.