Иске Зәйлеләр май чабу бәйрәмен үткәрделәр

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Май чабу бәйрәме иске Зәйлеләрне 13 март көнне район мәдәният йортына чакырды. Анда күңелле җыр, музыка, күңел ачу чаралары, чәй өстәле артында коймактан, тәм-томнан авыз итү дисеңме бар да бар иде. Күңел ачырга килүчеләргә бәйгедә катнашу, спорт уеннарында катнашу мөмкинлекләре дә бар иде. Иске зәйлеләрне шамакай булып киенгән персонажлар төрле уен чараларына чакырып тордылар. Традиция буенча саламнан ясалган шамакайны яндыру да каралган иде. Халык күңел ачты, биеде, җырлады, уеннарда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International