14-25 мартта “Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!” Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе кысаларында Зәйдә дә махсус чаралар үткәрелә. Район эчке эшләр бүлеге тыелган психотроп матдәләр белән сату итүчеләр, аларны куллануда шикле тоелганнар турында кичекмәстән “02” һәм 7-02-02, 7-14-21 “ышаныч телефоны”на шалтыратуны сорый яки Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 41нче йорт адресы буенча хат юллауны үтенә. -Киләчәгебезнең сау-сәламәт кешеләр янәшәсендә, имин тормышта үтүен һәрберебез тели. Шулай булгач, наркотикларга каршы бергәләп көрәшик, әйләнә-тирәдәге тискәре күренешләргә битараф калмыйк. Бер генә хәбәр дә игътибардан читтә калмаячак. Наркотикларга каршы көрәштә нәтиҗәле эш һәм балаларыбыз киләчәге бездән тора, - дип мөрәҗәгать итә эчке эшләр бүлегенең мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча белгече Ирина Романова. Энҗе Әгъләмова