Зәй халыкара “ Җир сәгате” акциясендә катнаша.

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Ел саен март ае ахырында кыргый табигать Бөтендөнья фонды теләктәшлеге белән төрле дәүләт халыклары дуслыгын чагылдырган, энергия ресурларын саклау һәм экология ситуациясен яхшырты максатында “ Җир сәгате” халыкара акциясе үтә. Акциядә катнашучыларга биналар каршы, корылмалар яны, архитектура формалары һәм торак йортлар тирәсендәге утларны 1 сәгатькә сүндереп торуга һәм электр энергиясен экономияләүнең башка чараларын күрүгә юнәлдерелгән. 2015 елда “Җир сәгате” халыкара акциясендә Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре актив катнашты. Шул вакыт эчендә 135 мегаватт электрэнергиясенә экономия ясалды. Бу акциянең экологик һәм социаль-экономик мөһимлеген аңлап, сезнеңдә бу чарада актив катнашуыгызны көтеп калабыз. Акция 2016 елның 19 нчы мартында 20.30 дан 21.30 га кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International