Район башлыгы Разиф Кәримов Әлмәт һәм Бөгелмә Епископы Мефодий белән очрашты

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Хәзерге вакытта җәмгыятьнең үсеше рухи һәм әхлаки байлыкларга таянып эшләгәндә генә алга китеш сизелә. 11 март көнне район башлыгы Разиф Кәримов Әлмәт һәм Бөгелмә Епископы Мефодий белән очрашып әнә шундый дөньяви темалар турында сөйләштеләр. Владыка район башлыгына 2015 елда булып үткән дини чаралар турында хәбәр итте. Шул рәвештә Зәйдә булган чараларның бик тә оешканлык белән үтүе турында бәян итеп район башлыгына аңлашып эшләгән өчен үзенең рәхмәтен җиткерде. Владыка хәзерге заманда шулай киңәшеп һәм бердәм булып эшләгәндә генә уңышларга ирешеп булуына басым ясады. Район башлыгы үз чиратында районда һәм шәһәребездә дин һәм әхлаки проблемаларга нык ихтибар бирелүе турында әйтте. Соңгы вакытта барлык диннәрнең дә бердәм булуына аларның мәнфәгатьләрен уртага салып сөйләшү турында һәм барлык халыкның трдицияләрен һәм йолаларын ачык һәм аңлаешлы рәвештә үткәрелүе мөһимлеге турында сөйләшенде. Район башлыгы шулай ук милли мәдәниятны үстерү һәм традицион бәйрәмнәрне бергә үткәрү мөһимлеге турында да искә төшерде. Соңгы вакытта керәшен халкы милли-мәдәни оешмасын булдыру шуны дәлилли- диде ул, үз аңлатмасында. Епископ Мефодий алда торган бурычларның берсе- Зәй төбәгендә керәшен православиясе үзәге ачу турында сүз кузгатты. Ул мәсьәләдә ике яктан да эш алып бару кирәклеге әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International