ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген шәһәр хакимиятенең зур залында район Советының чираттагы утырышы булды. Аңа район башлыгы Разиф Кәримов рәислек итте. Көн тәртибенә 15 мәсьәлә кертелгән иде.

Зәй ГРЭС ында озак көткәннән соң реконструкция үткәрү күздә тотыла. Аңа Француз Госкорпорациясенең италиядәге предприятиясе булышмакчы була. Алар 11 энергоблокның 3 сен алыштырырга риза булганнар.

Бүген Зәйдә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Анда наркотикларның законсыз әйләнеше, тыелган матдәләрне кулланучылар белән хәлнең торышы, алкоголизм нәтиҗәсендәге тискәре күренешләр турында сөйләшү, проблемаларны чишү өчен мөһим булган эшчәнлек барланды.

15 март көнне авыл җирлеге башлыгы С. В. Пудов мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Акатьева Александра Степановннаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа шатлык, сәламәтлек, бәхет теләделәр.


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

Чаңгы сезонын Зәйдә Яңа бистәдәге урман биләмәсендә яптылар. Эстафетада шәһәр һәм авылдан килгән командалары катнашты. Командалар ир-егетләр 3 +1 хатын-кыз составыннан гыйбәрәт иде.

25 мартта Сөббух Рафиков исемендәге үзәк китапханәсендә (Чапаев урамы -1) “Россия юристлар Ассоцияциясе” игълан иткән гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уңаеннан халыкны кабул итү үткәреләчәк.

2016 нче елның 15 мартында Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 4 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар.

Язын Зәй районы басу-кырларына барлыгы 56 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчәргә исәп тотыла. Шуларның 28 меңнән артыгын - бөртеклеләр, 12, 5 мең гектарын - терлек азыгы, 12,5 мең гектарын шикәр чөгендере биләячәк. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен агрофирмалар 315 миллион сумга кыска сроклы кредитлар рәсмиләштерде.

13 март көнне спорт сәләмәтләндерү үзәгендә “Сәләмәтлек” спартакиадасы исәбенә волейбол буенча ир-егетләр арасында район беренчелеге булып үтте. Ярымфинал ярышларында Сәвәләй, Чыбыклы, Бохарай, Пәнәче, Аксар, Шепкә командалары очрашты.

Ветеренария хезмәткәрләре территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре белән берлектә йорт җәлекләрен һәм малларны тамгалау һәм паспортлаштыру эшенә кереште. Әлеге хезмәт йорт мал-туарларын исәпкә алу һәм теркәү максатыннан үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International