Зәйдә фермерларны җыеп, узган 2015 елга нәтиҗә ясадылар, 2016 елга бурычлар билгеләделәр. Районда барлыгы 85 крестян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Алар өлешенә җитештерелүче барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 7 процентыннан артыграгы туры килә. Фермерларга 9 мең гектар мәйданнан артык җир беркетелгән.
Язгы каникуллар көнендә музей хезмәткәрләре традиция буенча мәктәпләрдә музей көннәре уздыралар. 21 март көнне әлеге чара 3 мәктәпнең 3 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Ул фронтовик, якташыбыз Михаил Голов истәлегенә багышланган иде.
“Энергетик” Мәдәният сараенда шәһәрнең иң эре предприятиеләренең берсе - ГРЭС хезмәткәрләре спортка, сәнгатькә булган мөнәсәбәтләрен үз чыгышлары аша күрсәттеләр. Районда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү елы кысаларында оешма-предприятиеләр арасында узучы сәнгать фестивале имтиханын алар үзенчәлекле чыгышлары белән тапшырды.
Бүген туган якны өйрәнү музеенда яшь сайлаучылар көне үткәрелде. Аның эшендә шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм “Бердәм Россия” җирле башкарма комитеты җитәкчесе Хаким Камалетдинов катнаштылар.
22 март көнне Мирный бистәсендә тирә якны өйрәнү бәйрәме үтте. Ул Татарстанда су буйларын тәртипкә китерү елы буларак һәм халыкара су көненә багышланган иде.
Зәй мәктәпләренең шаяннар һәм тапкырлар клублары арасында сезонлы уеннар үтте. “Энергетик” Мәдәният сараенда узган уеннарны карарга, яраткан командаларына көч биреп торырга яшьләр күпләп килгән иде.
19 мартта Биек Тауда ирекле көрәш буенча ачык республика турниры булып үтте. Ул халыкара спорт остасы С.Ф. Тимофеевның 65 яшьлек юбилеена багышланган иде.
Торак-коммуналь хуҗалык комплексы муниципаль районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларыннан берсе булып тора. Гомумән, әлеге тармак хезмәткәрләре иңнәрендә районның нормаль тормышын тәэмин итү буенча җаваплы йөге ята.
Әлмәттә РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйхетдинов истәлегенә милли көрәш турниры узды. Анда Зәйдән Рөстәм Сәлахов үз авырлыгында бронза медальгә лаек булды. Рөстәмне ярышларга әтисе Сирень Сәлахов әзерләде.
21 мартта Мирный бистәсендә бөтендөнья җир көненә багышланган плакатлар бәйгесе үтте. Тирә як мөхитне саклау түгәрәгенә йөрүчеләр бик теләп әлеге бәйгегә кушылдылар, чөнки алар урман матурлыгын, анда йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр.