Музей вакыйгаларыннан репортаж: «Нәрсә ул сайлаулар?”

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген туган якны өйрәнү музеенда яшь сайлаучылар көне үткәрелде. Аның эшендә шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм “Бердәм Россия” җирле башкарма комитеты җитәкчесе Хаким Камалетдинов катнаштылар. Чараның кунаклары политехник колледж студентлары булды. Чараның максаты- яшь сайлаучыларга сайлау кануннарын аңлату һәм аларга сайлау чарасының кеше өчен мөһим бурыч икәнен төшендерү. Чарада катнашучылар Россия Федерациясе гражданнарының нинди хокуклар белән куллана алулары турында әңгемә тыңладылар, аннан төрле борынгы илләрдә сайлау чараларының үзенчәлеге турында мәглүмат алдылар, Россиядә кайчан беренче Дәүләт думасы барлыкка килүе турында аңлаттылар. Укучылар үзләрен сайлаучылар роленә куеп карадылар, сайлауларда катнашып үз фикерләрен җиткерүләре турында сөләделәр һәм сайлауда актив катнашырга сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International