19 мартта Биек Тауда ирекле көрәш буенча ачык республика турниры булып үтте. Ул халыкара спорт остасы С.Ф. Тимофеевның 65 яшьлек юбилеена багышланган иде. Анда Зәйдән 25 кг. үлчәмдә Раиль Ходжаев һәм 49 кг. үлчәмдә Ильназ Латыпов турнирның җиңүчесе булдылар-тренерлары И.А. Хузин. 32 кг. үлчәмдә Тимур Салихов һәм 50 кг. үлчәмдә Виктор Корнилов бронза медальгә лаек булдылар – тренерлары: Р.Р. Салихов һәм Р.М. Маврин.