Язгы каникуллар көнендә музей хезмәткәрләре традиция буенча мәктәпләрдә музей көннәре уздыралар. 21 март көнне әлеге чара 3 мәктәпнең 3 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Ул фронтовик, якташыбыз Михаил Голов истәлегенә багышланган иде. Михаил Александрович үзе исән чакта күп кенә истәлекле рәсемнәр, скульптуралар, төрле документаль материаллар калдырган, чөнки ул үзе музей хезмәткәре булып та эшләгән. Михаил Александрович Воронеж өлкәсендә 1917 елда туган. Туган җиреннән аны армия сафлары аерган. Ул Кавказ арты җирләрендә хезмәт иткән, сугыш вакытында 223 Кызыл Байраклы Белгород дивизиясендә Төняк Кавказ, Донбасс, Украинаны азат итүдә катнашкан. Сугыштан ул мойор званиесендә кайткан. 1946 елда Зәйгә военкомат җитәкчесе булып кайта. Ул рәссам булырга хыяллана. Ул әлеге хыялын тормышка ашыру өчен 50 яшендә Мәскәү иҗат йортының рәссамнар бүлеген тәмамлый. Төрле рәсемнәр ясый, скульптуралар иҗат итә. Кыскасы алтын куллы шәхес булып формалаша. Гомеренең соңгы көненә кадәр рәссам һөнәренә тугрылыклы булып кала.