ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

20 мартта “Яшьлек” боз сараенда Татарстан беренчелегенә хоккей буенча ирләр арасында III урын өчен хәлиткеч турнир булды. Ул Зәйнең “Яшьлек” командасы һәм Сабаның “Тимерхан” командасы арасында үтте.

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында район авыл җирлекләре арасында армрестлинг буенча ярышлар оештырылды. Бу көнне 17 авыл җирлегеннән 99 кеше (51е – ир-ат, 48е – хатын-кыз) үзләре арасыннан иң көчлеләрне ачыкладылар.

Зәйдә ветераннар, тыл хезмәтчәннәрен юбилейлары белән котлаулар дәвам итә. Урта Пәнәче авылында яшәүче Вера әби Куприянованы район Советының аппарат җитәкчесе Наталья Шакирова, ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин, Югары Пәнәче җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров

17 -20 март көннәрендә Зәйдә волейбол буенча “Сәләмәтлек” Спартакиадасы кыссаларында авыл егетләре арасында Татарстан беренчелеге булып үтте. Ярышларда 16 команда катнашты.

Тәрәз артында язгы буран уйнаса да 18 март көнне туган якны өйрәнү музеенда яз кәефе хөкем сөрде. Чөнки күргәзмә залында тропик күбәләкләрдән торган күргәзмә эшләде һәм иң мөһиме балалар көлүе күңелне күтәрде.


19
март, 2016 ел
шимбә

18 мартта “Энергетик” мәдәният сараенда ШТМ ның финал уеннары булып үтте. Чемпионнар кубогы өчен татар гимназиясе, 2нче, 3 нче һәм 6 мәктәп командалары ярышты.


18
март, 2016 ел
җомга

Кичә политехник колледж базасындагы ресурс үзәгендә “Челтәр компаниясе” ААҖ һәм “Россия челтәрләре” АҖ вәкилләре катнашында үзенчәлекле тәҗрибә уртаклашу оештырылды. Биредә Мәскәү кунакларына югары көчәнеш астында эшләргә өйрәтү полигоны күрсәтелде.

Бүген 18 мартта хакимиятнең кече залында ачык тыңлаулары үтте. Көн тәртибендә булган, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең 2015 елдагы бюджет үтәлешенә йомгакны, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының финанс- бюджет мәсьәләләре буенча рәисе В.Э.Шакирҗанова ясады.

Зәй район башкарма комитеты транспорт чараларын газ ягулыгына күчергән өчен субсидия бирүне башлый. 15-30 процентка транспорт чарасын газга күчерү хезмәте керә, шул исәптән җиһаз бәясе һәм җиһазлау эшләре керә. Субсидия барлык төрдәге оешмаларга һәм физик затларга тарала.

Зәй елъязмасына тагын бер бәйрәм -“Шикәр бәйрәме” өстәлде, ул районда икенче мәртәбә оештырылды. Бүген “Энергетик” Мәдәният сарае исеме җисеменә туры килгән әлеге “Шикәр бәйрәме”ннән гөрләп торды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International