Зәйдә фермерларны җыеп, узган 2015 елга нәтиҗә ясадылар, 2016 елга бурычлар билгеләделәр. Районда барлыгы 85 крестян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Алар өлешенә җитештерелүче барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 7 процентыннан артыграгы туры килә. Фермерларга 9 мең гектар мәйданнан артык җир беркетелгән. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, “Россельхозцентр” филиалының Зәй районара бүлеге башлыгы Зәлия Тәхаутдинова, “Россельхозбанк» офисы директоры Миннәхмәт Хәсәнов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Рәмзия Миңнеханова катнашты һәм чыгыш ясады. Узган елгы фермерлык эшчәнлегенә йомгак ясалып, проблемалар, аларны бетерү юллары аталды, субсидияләр турында мәгълүмат бирелде. Түбән Лоҗы фермеры Илшат Хәбибуллин сүз алып, фермерларны берләшергә, проблемаларны бергәләп хәл итәргә чакырды. Рәзимә Кашапова