“Вторая обувь” командасы – Зәй чемпионы

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Зәй мәктәпләренең шаяннар һәм тапкырлар клублары арасында сезонлы уеннар үтте. “Энергетик” Мәдәният сараенда узган уеннарны карарга, яраткан командаларына көч биреп торырга яшьләр күпләп килгән иде. Уен нәтиҗәләре буенча быел да җиңүче исемен 2нче мәктәпнең “Вторая обувь” командасы яулады. Үткен чыгышлары, матур хәрәкәтләре белән тамашачы игътибарын яулаган бу команда инде өченче ел рәттән шәһәр чемпионы исеменә лаек булды. Энҗе Әгъләмова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International