22 март көнне Мирный бистәсендә тирә якны өйрәнү бәйрәме үтте. Ул Татарстанда су буйларын тәртипкә китерү елы буларак һәм халыкара су көненә багышланган иде. Балаларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килүе, суның кеше һәм тереклек өчен никадәр мөһим әйбер икәнен төшендерделәр. Катнашучылар су турында шигырьләр өйрәнеп килгәннәр, аның үзенчәлеген сөйләделәр, табышмаклар, әйтемнәр һәм мәкальләргә җаваплар эзләделәр. Әлеге чара балаларның игтибарын сулыкларны чиста тоту, аларны пычратудан саклап калу кебек проблемаларга ихтибарын арттыру өчен үткәрелә.