Зәйдә башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә хәрби хезмәткә әзерлек комиссиясе кичә беренче төркем егетләрне чакырып, сөйләшүләрне башлады. Ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов, полиция, мәгариф, медицина белгечләреннән торган комиссия армия яшендәгеләрнең сәламәтлегенә, фикерләвенә, максатчанлыгына, үз-үзен тотышына аеруча игътибар бирде. Комиссиягә чакырылган 14 яшь зәйленең күпчелеге политехник колледжны тәмамлап, механизатор, электрчы, эретеп ябыштыручы белгечлекләре алган, алар үз теләкләре белән Россия кораллы көчләрендә хезмәт итәргә әзер булуларын белдерделәр. - Иң куанычлысы, егетләр белгечлек алуга районда, күрше-тирә шәһәрләрдә эшкә урнашып, хезмәт юлын башлаган. Спортны үз итүләре, үз алларына максат куеп, армиядән соң нәрсә эшләргә икәнен алдан планлаштырулары районыбызда төпле, хезмәт сөючән егетләр тәрбияләнүе турында сөйли. Дөрес, берничәсе белән тормышка мөнәсәбәт буенча аерым сөйләшү алып бару кирәк, чөнки армия җитди тормыш мәктәбе, аңа җиңел карарга ярамый, - ди Илнар Хафизов.