Бүләкләнүчеләр арасында – Фәргать Хәйруллин

2016 елның 15 апреле, җомга

«2015 ел иганәчесе” буларак бүләкләнүче 70 кеше арасында зәйле дә бар. Бүләкләү тантанасы Казанның “Корстон” комплексында узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасында тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты. Залда өстәлләр янында республика министрлыклары һәм ведомстволары, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре урын алган иде, ә район башлыклары үз җирлегеннән алып килгән күп балалы, опекунлыкка, тәрбиягә бала алган гаиләләр белән бергә утырды. Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкләгән безнең делегациядә “Заинсккровля” ҖЧШ директоры Фәргать Хәйруллин, өч кыз баланы опекунлыкка алган Надежда Семенова гаиләсе бар иде. Бүләкләр 6 номинациядә эре һәм урта предприятиеләр, кече бизнес предприятиеләре вәкилләренә, шәхси эшмәкәрләргә, коммерциячел булмаган оешмаларга, физик затларга, иганәчелек белән шөгыльләнүче фондларга тапшырылды. Быелгы чараның 10нчы мәртәбә үткәрелүче юбилей тантанасы булуын искәртте үз чыгышында республика Президенты. –Иганәче –төрле сфераларда ярдәм күрсәтүче, битараф булмаган кеше, шуңа күрә бу игелекле традицияне безгә республикада сакларга, аны дәвам итәргә кирәк. Барыгызга да рәхмәт белдерәм. Бердәм эшләвебез нәтиҗәсе буларак, Татарстан башка регионнардан аерылып тора, бу эштә сезнең һәркайсыгызның өлеше бар,– диде ул. “Игелекле гамәл” номинациясендә бүләкләрне Премьер-министр Илдар Халиков тапшырды. Нәкъ менә шушы номинациядә безнең якташыбыз Фәргать Хәйруллин аның кулыннан бүләк алды. Элеге церемония төгәлләнгәч, район башлыгы җурналистларның тантана уңаеннан сорауларына җавап бирде. –Тирә-юнгә әйләнеп карагыз әле, чын иганәчеләр эшләгән игелекле гамәлләре турында кычкырып йөрмиләр. Арабызда никадәр олы йөрәкле, юмарт, чын кешеләр яши. Бүген залда үз гаиләләренә чит балаларны сыендырган күпме гаилә бар иде!!! Бу кешеләрнең аерым статусы, намусы турында сөйли. Бу гаиләләргә илебезнең киләчәген тәрбияләгәннәре, көндәлек авыр мәшәкатләре өчен чын күңелдән рәхмәт,– диде Разиф Кәримов. Зәйдә “Игелеклелек атнасы” рәсми төстә 16 апрельдән старт ала. Игелекле гамәлләрнең иртә-киче юк. Алар көндәлек эшләнә, ел буе дәвам итә. Иң мөһиме бу игелекле эстафетаны балаларга, оныкларга күчерә белү кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International