“Созвездие” – “Йолдызлык” телевизион яшьләр фестиваленең финалга сайлап алу турлары төгәлләнде. Уналтынчы тапкыр уздырылучы әлеге бәйгедә Зәй данын яклаган Әлфия Вәлиуллинаның “Азаль” һәм “Мирас” вокаль-хореография ансамбльләре, Лидия Нестягинаның “Улыбка” хореография ансамбле, аерым башкаручылар Александра Шишмагаева һәм Виктория Пузанкова гала-концертта катнашу хокукы алды. Бүген “УНИКС” тамаша залында “Азаль” һәм Виктория чыгыш ясый, ә 23 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Мирас” һәм Александра Зәй данын яклаячак. Энҗе Әгъләмова