Район басу-кырларында көзге культураларны һәм күпеллык үләнне тукландыру эше тәмамлану алдында. Көздән сөрелгән 10200 гектар пар җире тырмаланды. Арпа чәчү эше дә киң колач ала бара: барлыгы 1100 гектарда арпа культуралары чәчелде. Агымдагы язда барлыгы 56 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчеләчәк. Шуларның 28 мең гектарын – бөртекле культуралар, 12,5 меңен - терлек азыгы, 12,5 мең гектарын шикәр чөгендере биләячәк. Узган елга караганда быел чәчү мәйданнары күбрәк. Район язгы чәчү темпы буенча алдынгы урыннарда бара. Рәзимә Кашапова