ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

17 апрель көнне “Шатлык” сәләмәләндерү үзәгендә “Спортлы Татарстан” республика акциясе кыссаларында “Сәләмәт гаилә” исемле чара үтте. Аның максаты- сәләмәт гаиләнең җәмгыять өчен иң кирәкле мөһим вәзгыять икәнен төшендерү.

Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган бөтенроссия укучылар көненә Мирный бистәсендә шигырь бәйрәме үтте. Бәйрәм барышында Бөек шагырьнең биографиясен искә алдылар, аның шигырьләрен һәм җырларын башкардылар.

16 апрель көнне “Гаилә һәм балалар бакчасы: бергә сәләмәт буынга!” дип аталган чара үткәрделәр. 489 ата-ана, 110 тәрбияче һәм 525 төрле спорт чараларында катнашып үзләренә күңел күтәренкелеге һәм яшәргә көч бүләк иттеләр.

Яшьләрне Россия тарихы белән таныштыру йөзеннән “Космос” кинотеатры “Космонавтика атнасы дигән тематик проектны төгәлләде. Проект барышында яшьләр Зәйдә булган тарихи вакыйгалар, галәмгә беренче косманавт очуы, комодромнар турында презентация һәм башка космонавтларның галәмне өйрәнүдә керткән өлешләре турында да белделәр.


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

10 апрельдә Ульяновский шәһәрендә киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Анда 15 шәһәрдән 300 спортчы катнашты.

Бүген 90 яшьлек хезмәт ветераны Анна Аббакумовна Тазованы котларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде. Алар Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

“Язгы игелек атнасына” старт бирүгә багышланган тантаналы чара 16 апрельдә шәһәребезнең үзәк мәйданында булды. Әлеге чара яшьләр арасында бик популяр.

15 апрель көнне Мирный бистәсендә “Балага шатлык бүләк ит!” исемле игелек чарасы булып үтте. Ул күп балалы, әз керемле гаиләләр өчен әзерләнгән иде. Балалар яхшы кәеф белән күңел биреп уйнадылар күңел ачтылар.

Район мәдәният йортында тукай укулары булып үтте. Анда Тукайга багышланган җыр, шигырьләр, Тукайның әкиятләреннән өзекләр, Тукай шигырьләре яңгырады.


15
апрель, 2016 ел
җомга

15 апрель көнне шәһәребезнең 6 мәктәбендә мәктәп оешмалары җитәкчеләре менеджмет буенча экзамен бирделәр. Анда җитәкчеләрнең оештыру сәләте, белеме, эш стажы тикшерелде. Барлык 58 җитәкче экзаменнарны уңышлы тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International