Күпфатирлы йортларны төзекләндерү Зәйдә июль аенда тәмамланачак

2016 елның 15 апреле, җомга

Күпфатирлы йортларны төзекләндерү республика программасы зәйлеләр өчен бик тә кирәкле һәм вакытлы булды, чөнки ул программа нигезендә елда 13-14 йорт төзекләндерелә, димәк әлеге йортларда яшәүчеләр бөтен мөмкинлекләрдән файдалана ала дигән сүз. Үткән ел әлеге программа нигезендә 14 йортка 62 млн. сум күләмендә акча тотылса, быел 13 йортка 58 млн.900 мең акча тотылачак. Хәзерге вакытта төзекләндерүче оешмалар инде эшкә кереште. Яңарту эше белән 5 төзекләндерү оешмасы шогельләнә. Һәрбер йорт буенча эшнең күләме һәм төре билгеләнгән, хәттә эшне котрольдә тоту өчен җаваплы хезмәткәрләр һәм депутатлар да билгеләнгән. Эш тәмамлау срогы бик кыска, 1 июльгә барлык эшләр дә тәмамланырга тиеш. Кайсы йортларда, нинди төр эшләр эшләнәчәген сезнең ихтибарга тәкъдим итәбез: Ул. Строителей, д.5 – ремонт кровли Ул. Строителей, д.20 – ремонт отопления, ГВС, ХВС, канализации и замена электрических сетей Ул. Строителей, д.9 – ремонт кровли Ул. Ленина, д.31 – ремонт отопления, ГВС, ХВС, канализации, кровли, фасада, подъездов Ул. Никифорова, д. 85 – ремонт отопления, ГВС, ХВС, канализации, электрических сетей, фасада, подьездов Ул. Мичурина, д.13 – ремонт фасада Ул. Ялчыгола, д.2 – ремонт ГВС, ХВС, канализации и кровли Ул. Рафикова, д. 8а – ремонт кровли и фасада Ул. Жукова, д.7 – ремонт отопления, ГВС, ХВС, канализации и фасада Пр. Победы, д.1-05 – ремонт отопления и кровли Ул. Ленина, д.29 – ремонт фасада Пр. Победы, д.1-21 – ремонт фасада Ул. Клубная, д 13 – ремонт ХВС, канализации, электрических сетей, кровли, фасада и подъездов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International