Иске Зәйдә балалар үзләре ясаган «Елмайчыклары» белән урамнарга, җәмәгать оешмаларына һәм сату нокталарына чыктылар. Алар һәр үткән-барган кешегә елмаеп истәлекле елмаю символикасы тапшырдылар. Һәр кешегә яхшы кәеф һәм күңел көрлеге бүләк иттеләр. Үтеп баручы һәркем елмаеп истәлекне кабул иттеләр – димәк төп максат үтәлде-дияргә була.