Бөек шагырь Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган кичә 19 апрель көнне Тонгузино авылында да үтте.Аны “Шатлык” сәләмәтләндерү үзәге һәм авыл клубы хезмәткәрләре әзерләде. Чарада һәркем үзенең яраткан шигырен, Тукайга карата мөнәсәбәтен һәм теләкләрен җиткерә алды. Оештыручылар үзләре дә әзерләнеп килгәннәр иде һәм әңгәмә арасында үзләренең алып килгән шигырьләрен укыдылар. Шулай да, мәсьәлән Юлия Абрамова сугыш афәтенә багышланган шигырен укыды, ә 6 июньдә 80 яшен тутыручы Александра Матюшкина әнисеннән калган җырны башкарды. Очрашу сәләмәт яшәү рәвешенә багышланган әңгәмә белән тәмамланды.