Бөек җиңүнең 71 еллыгы якынлаша. Аны районыбыз җәмәгатьчелеге зур күләмле, матур иттереп үткәрергә әзерләнә. Хәзерге вакытта шәһәребез мәктәпләрендә ветераннар Советы инициативасы белән сугыш ветераннарының мәктәп укучылары белән очрашуы үткәрелә. 20 апрельдә шундый очрашу 6 мәктәп укучылары белән булды. Очрашуга Анна Ивановна Моисеева килгән иде. Анна Ивановна1941 елда сугышка 18 яше тулгач китә. Ул анда снайпер булып хезмәт итә, Берлинга хәтле барып җитә. Хәттә Рейхстах диварына үз имзасын куеп калдыра. Сугыштан соң яралы сугышчыларны дәвалый. 1946 елда сугыштан кайта. Сугыштан соң ул 40 елдан артык район хастаханәсендә эшли һәм аннан лаеклы ялга чыга. Музейга экспонатлар җыйганда ул беренчеләрдән булып әлеге изге эшкә алына һәм иң актив музей оештыручы була. Аның күкрәкләрендә Орден, медальләрнең очы-кырые юк. Балалар төрле сораулар биреп Анна Ивановнаны җалыктырып бетерделәр, чөнки аның җавап биргән һәрбер сүзе чын күңелдән һәм кызыклы иде.