ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Чираттагы “Тукай укулары” ГРЭСта узды. ГРЭС хезмәткәрләренә Тукай шигырьләре, Тукай шигырьләренә язылган җырлар радиотапшыру формасында тәкъдим ителде. Туры эфирда шәһәребезнең мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

16 апрельдән республикада игелек атнасы старт алган иде. Аның кыссаларында “Игелек атнасы – игелекле эшләр#мәрхәмәтле Татарстан” – дигән акция башланды.

Киң җәмәгатьчелек сугыш ветераннарын котлауны башлап җибәрде. Бу көннәрдә ветераннар Советы һәм “Центральный” территориаль үзидарә җитәкчеләре Марсель Хузин һәм Римма Никифорова сугыш ветераны, Япон сугышында катнашкан Габдулла Шагиевны котладылар.

18 апрельдә шәһәр мәдәният йортында балалар Г. Тукай әкиятләренә багышланган рәсем күргәзмәсе оештырдылар. Ул Бөек шагырьнең 130 яшьлек юбилеена багышланды. Балалар рәсемнәрне алдан ук әзерләп куйганнар иде.

19 апрельдә “Васелек” балалар бакчасында татар теле укытучыларының чираттагы семинары булып үтте. Анда теория һәм практик дәресләр күрсәтелде.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Районыбызда төзекләндерү һәм тирә-якны чистарту буенча икеайлык игълан ителгән иде. 19 апрель көнне икеайлык кыссаларында район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов җаваплы җитәкчеләр белән берлектә Бигеш, Югары Пәнәче, Кадер, Түбән Биш һәм Дүрт Мунча авылында булдылар һәм җитешсез якларны күреп кисәтү ясадылар.

Зәйдә көзге культураларны һәм күпъеллык үләннәрне (4400 га.) ашлау(12500 га.) тәмамланды, шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр. Арпа чәчүгә старт инде 12 апрельдә үк бирелгән иде. Шимбә көнне “Зәй” агрофирмасы хезмәтчәннәре шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр.

17 апрель көнне “Шатлык” сәләмәләндерү үзәгендә “Спортлы Татарстан” республика акциясе кыссаларында “Сәләмәт гаилә” исемле чара үтте. Аның максаты- сәләмәт гаиләнең җәмгыять өчен иң кирәкле мөһим вәзгыять икәнен төшендерү.

Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган бөтенроссия укучылар көненә Мирный бистәсендә шигырь бәйрәме үтте. Бәйрәм барышында Бөек шагырьнең биографиясен искә алдылар, аның шигырьләрен һәм җырларын башкардылар.

16 апрель көнне “Гаилә һәм балалар бакчасы: бергә сәләмәт буынга!” дип аталган чара үткәрделәр. 489 ата-ана, 110 тәрбияче һәм 525 төрле спорт чараларында катнашып үзләренә күңел күтәренкелеге һәм яшәргә көч бүләк иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International