Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда КФУның Алабуга педагогика институты укытучылары һөнәри ориенталашу кысаларында IV, IX-XI сыйныф укучылары өчен үзенчәлекле очрашу үткәрде. Мәдәният йорты фоесында урын алган күргәзмәне караудан башланган көн институтның балалар университеты проекты кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен мастер-класслар белән дәвам итте. Шәһәр мәктәпләренең IV сыйныф укучылары доцент Андрей Костин белән бергә математик уеннарда катнашсалар, фәннәр кандидаты Валентина Кузьменко белән хокук-бурычлар турында үзенчәлекле дәрес тыңладылар. Соңыннан IX-XI сыйныфлар өчен Алабуга институтында нинди белгечлекләр үзләштерү мөмкинлеге турында тулы мәгълүмат бирелде. КФУның Алабуга филиалы Зәй районында балалар иҗат йорты, мәгариф идарәсе белән тыгыз элемтәдә эшли. Алар оештырган төрле фәнни конференцияләрдә безнекеләр актив катнаша. Бүгенге очрашу барышында аеруча нәтиҗәле эшләүче Зәй педагогларына Рәхмәт хатлары тапшырылды: 12 педагог махсус дипломнар белән бүләкләнде. Очрашу ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов институт белән ике арадагы хезмәттәшлек күпере нык булуын, киләчәгебез булган яшьләрнең үз күңелләренә хуш килгән һөнәрләр сайлавын теләде. Энҗе Әгъләмова