Һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый. Авыл халкын борчучы барлык проблемалар да җирле хакимияттә хәл ителергә тиеш. Авылларны төзекләндерү, сугыш һәм хез¬мәт ветераннары, яр¬дәмгә мохтаҗ гаиләләр турында кайгырту, социаль әһәмияттәге мәсьәләләрнең үзвакытында хәл ителүе эшчәнлеккә бәя куя. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, тәҗ¬рибәсе, хезмәтен җаваплылык тоеп башкаруы көндәлек мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Тулаем алганда, җирле үзидарәнең вазифасы халык мәнфәгатен канәгатьләндерү һәм югары даирәдә ихтыяҗын яклаудан гыйбарәт. Бүген Зәйдә Җирле үзидарә көнен хакимияттә әлеге шигарь астында тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Аңа җирлек башлыклары, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, авыл җирлекләре белән хезмәттәшлек итүче оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, вәкилләр чакырылды. Тантананы район башлыгы Разиф Кәримов ачып, залдагыларны Җирле үзидарә көне белән котлап, бер төркем җирле үзидарә башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, авыл җирлекләре белән хезмәттәшлек итүче оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, вәкилләренә район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе Рәхмәт хаты, Мактау грамоталары тапшырды. Бүләкләүләр Зәй үзешчәннәре чыгышлары белән үрелеп барылды. Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International