“Бөек Җиңү”нең 71 еллыгын билгеләп үтү алдыннан, районыбызның югары сыйныф укучыларына “Космос” та кино - дәрес күрсәтелде. Чарага ветераннар Советы рәисе М.С.Хуҗин, Бөек Ватан сугышы ветераны А.И.Моисеева да чакырылган иде.
Район башлыгы Р.Г.Кәримов Зәй -2 дә яшәүче сугыш ветераннары Лукьянов Максим Данилович һәм Емелин Василий Петровичларны Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән котлады һәм Татарстан Президенты, район башлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ф.Ф.Комаров исеменнән бүләкләр тапшырды.