Мәктәп тавына сәяхәт.

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Зәй халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә йөрүчеләр Зәй туган якны өйрәнү музеена сәяхәт ясадылар. Мәктәп тавы- борынгы мәдәният ядкаре. 1652 елда бу тауның башында Зәй крепосте төзелгән булган. Соңрак, 100 ел дәвамында мәктәп торганга күрә аны “Мәктәп тавы”,-дип атаганнар. Бүгенге көндә бу тау Иске Зәй бистәсендә яшәүчеләрнең иң яраткан ял итү урыны. Шушы таудан Иске Зәй бистәсенең бөтен матурлыгы башлана да инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International