ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

25 апрельдән “Энергетик” мәдәният сарае спорт залында укучылар арасында волейбол буенча шәһәр беренчелеге үткәрелде. Анда 6 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урында -6 мәктәп, II урында – Зәй политехника көллияте, III урында – 4 мәктәп командалары.

Бәйрәм көннәрендә иске Зәй бистәсендә района мәдәният йорты хезмәткәрләре татар халкының үзенчәлекле бәйрәме “Карга боткасын” зурлап билгеләп үттеләр. Традиция буенча иртән балалар һәм зурлар һәрбер өйгә кереп төрледән-төрле ярма, күкәй, тоз һәм башка ашамлыклар җыйдылар һәм аны зур казанга салып пешерделәр.


3
май, 2016 ел
сишәмбе

Район һәм шәһәр Советы утырышларын күчмә итеп уздыру гамәлгә керә. 27 апрельдә район Советының беренче шундый утырышы Югары Мәлем авыл җирлегендә үтте. Пленар өлешкә кадәр депутатлар Керәшен Мәлемендә булып, авылда эшләүче яшьләрне торак белән тәэмин итү республика программасына кереп, йорт салучы Бариновлар, кече ферма төзелеше алып баручы Рәфкать Кисаев хуҗалыкларында булдылар.

Район басу-кырларында язгы чәчү тулы күәте белән дәвам итә. Бүгенгесе көнгә язгы бодай 6200 гектарда, арпа-11300 гектарда, солы 200 гектарда, ә районыбызның фирменный культурасы – чөгендер – 6700 гектарда чәчелгән.

1 май көнне Ринат Фәрдиев исемендәге һәм Мирный бистәсе паркларында парк сезонын ачуга багышланган бәйрәм чаралары булды. Көннең бик үк бәйрәмчә булмавына карамастан халык чарага бик теләп килде һәм актив катнашты.

Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. 1 Май – җир йөзендә яшәүче төрле милләт, төрле дин, төрле караштагы кешеләрнең үзара аңлашканлык, татулык, килешеп яшәү бәйрәме. Без бергәләп, хезмәт белән генә генә киләчәгебез булган балалар өчен матур тормыш кора, илдә тынычлык, иминлек булдыра алабыз.

Сезне чын күңелдән якты һәм куанычлы бәйрәм - изге Пасха белән котлыйм. Пасха - православие динен тотучыларның иң зур бәйрәмнәренең берсе. Бу көн йөрәкләрдә мәхәббәт, шәфкатьлелек һәм кичерә белү кебек матур хисләрне көчәйтә, кешеләрне изгелеккә, һәм ярдәмчеллеккә өнди.


30
апрель, 2016 ел
шимбә

1 майда көндезге сәгать 11 дә Ринат Фәрдиев исемендәге паркта парклар сезоны ачылуга багышланган чаралар үткәрелә.


29
апрель, 2016 ел
җомга

“Бөек Җиңү”нең 71 еллыгын билгеләп үтү алдыннан, районыбызның югары сыйныф укучыларына “Космос” та кино - дәрес күрсәтелде. Чарага ветераннар Советы рәисе М.С.Хуҗин, Бөек Ватан сугышы ветераны А.И.Моисеева да чакырылган иде.

15 апрельдә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан урта мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Син Тукайны беләсеңме?» дип исемләнгән төбәкара олипиаданың II туры булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International