“Мөстәкыйль балалар”- Республика наркотикларга каршы көрәш проекты

2016 елның 29 апреле, җомга
Шушы көннәрдә мәгариф бүлеге, балалар иҗат йорты белән берлектә 2 нче мәктәп кысаларында, республика наркотикларга каршы көрәш проектында катнашучылар слеты оештырылды. Чарада барлыгы 19 гомүми урта белем бирү оешмаларыннан 80 бала катнашты. Аларга тантаналы төстә бонуслы член карточкалары тапшырылды.Чарада катнашучылар, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны ассызыклап язылган, узган ел эш нәтиҗәләре отчеты белән таныштырдылар.Чарада Зәй прокуроры урынбасары Л.Р.Рәхмәтуллин, бәлигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе җаваплы сәркатип Ә.Г.Галләмова һәм тәрбия эшләре буенча методист Л.Д.Гатина катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International