Төбәкара олипиаданың II туры узды

2016 елның 29 апреле, җомга
15 апрельдә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан урта мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Син Тукайны беләсеңме?» дип исемләнгән төбәкара олипиаданың II туры булып узды. Беренче интернет турда 792 санда укучы катнашса, йомгаклау турына 300дән артык укучы үткән. Икенче турдан соң бер җиңүче һәм 15 призер билгеләнгән. Шул призерлар арасында районыбыздан Югары Мәлем укучысы Гибадуллина Әдилә дә бар. Аны чын күңелдән тәбрик итәбез, чыгарылыш имтиханнарында уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International