Бәйрәм белән!

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Р.Г.Кәримов Зәйдә-2 дә яшәүче сугыш ветераннары Лукьянов Максим Данилович һәм Емелин Василий Петровичларны Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән котлады һәм Татарстан Президенты, район башлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ф.Ф.Комаров исеменнән бүләкләр тапшырды. Чарада Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина, Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе башлыгы Э.Г.Хузина, ветераннар Советы рәисе М.С.Хузин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International