Төбәкара семинар-киңәшмә узды

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Зәй районында терлекчелек буенча 2016 елның беренче кварталы нәтиҗәләре һәм терлекләрне җәйге лагерьларга оешкан төстә күчерү буенча республика төбәкара семинар-киңәшмә узды. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар “Зәй” агрофирмасының “Әхмәт сөтчелек комплексында булдылар. Анда Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай, Зәй, Тукай районнарыннан комплекс башлыклары, зоотехниклар, зооветбелгечләр килгән иде. Киңәшмә эшен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов алып барды. Чарада республиканың терлекчелек комплекслары эшчәнлеге анализланды. Район башлыгы Разиф Кәримов, “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов район һәм җәмгыятьтә терлекчелек буенча елның беренче кварталына йомгак ясап, республика программаларында катнашулары турында бәян итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International